Эзләү нәтиҗәләре
- Болар, беренче чиратта, кушма, тезмә сүзләр һәм сүзтезмәләр мәсьәләләре. Ф. М. Хисамова . ТАТАР ТЕЛЕНДӘ I ҺӘМ II ТӨР ИЗАФӘ КАЛЫБЫНДА ЯСАЛГАН КУШМА ҺӘМ ТЕЗМӘ СҮЗЛӘР
- Ясалыш алымнары уртак булган кушма һәм тезмә сүзләрнең үзара чиген билгеләү, аларны бер-берсеннән аеру хәзерге тел белемендә шактый катлаулы мәсьәлә булып санала һәм аның телебезнең орфографик кагыйдәләрен тәртипкә салу өчен дә әһәмияте гаять зур. Ф. М. Хисамова . ТАТАР ТЕЛЕНДӘ I ҺӘМ II ТӨР ИЗАФӘ КАЛЫБЫНДА ЯСАЛГАН КУШМА ҺӘМ ТЕЗМӘ СҮЗЛӘР
- Орфографик принцип буенча кушма сүзләр кушылып языла, ә тезмә сүзләрнең компонентлары аерым языла дип карау гына мәсьәләне хәл итми. Ф. М. Хисамова . ТАТАР ТЕЛЕНДӘ I ҺӘМ II ТӨР ИЗАФӘ КАЛЫБЫНДА ЯСАЛГАН КУШМА ҺӘМ ТЕЗМӘ СҮЗЛӘР
- Татар тел белемендә элеккерәк чыккан хезмәтләрдә кушма һәм тезмә сүзләрне аеруның кайбер фәнни принциплары эшләнгән иде: а) сүзләр кушылганда компонентлар арасында төрле аваз үзгәрешләре, ягъни фонетик үзгәреш барлыкка килсә, ул нигезләр ныграк берегәләр һәм кушма сүз барлыкка килә: алмагач (алма + агач), сарут (сары + ут), бүген (бу + көн) һ. Ф. М. Хисамова . ТАТАР ТЕЛЕНДӘ I ҺӘМ II ТӨР ИЗАФӘ КАЛЫБЫНДА ЯСАЛГАН КУШМА ҺӘМ ТЕЗМӘ СҮЗЛӘР
- ; б) сүзләр кушылганда кушымчалар кыскару барлыкка килсә (грамматик як), сабан туе (тезмә сүз); сабантуй (кушма сүз) яки в) сүзләр кушылганда төрле просодик үзгәрешләр барлыкка килсә (мәсәлән, басым үзгәрсә), сүзләр шулай ук кушылып китә (кура 'җиләге '— кура 'җиләк; җи 'р җиләгем — җирҗилә 'к). Ф. М. Хисамова . ТАТАР ТЕЛЕНДӘ I ҺӘМ II ТӨР ИЗАФӘ КАЛЫБЫНДА ЯСАЛГАН КУШМА ҺӘМ ТЕЗМӘ СҮЗЛӘР
- Сүз ясалышы буенча соңгы елларда чыккан хезмәтләрдә исә кушма һәм тезмә сүзләрне бер үк термин белән атау («кушма сүз») һәм иң күпчелек очракта аларны кушып язу принцибы тәкъдим ителә: кызылмал, ислегөл, комлытуфрак, акзелпе һ. Ф. М. Хисамова . ТАТАР ТЕЛЕНДӘ I ҺӘМ II ТӨР ИЗАФӘ КАЛЫБЫНДА ЯСАЛГАН КУШМА ҺӘМ ТЕЗМӘ СҮЗЛӘР
- Сүз кушу ысулы белән сүз ясалышында тезмә сүзләрне ирекле сүзтезмәләрдән аеру мәсьәләсе дә аерым игътибар сорый. Ф. М. Хисамова . ТАТАР ТЕЛЕНДӘ I ҺӘМ II ТӨР ИЗАФӘ КАЛЫБЫНДА ЯСАЛГАН КУШМА ҺӘМ ТЕЗМӘ СҮЗЛӘР
- Алда әйтелгәнчә, тезмә сүзләр күпчелек очракта үзләренең төзелеше ягыннан ирекле сүзтезмәләр белән тәңгәл киләләр. Ф. М. Хисамова . ТАТАР ТЕЛЕНДӘ I ҺӘМ II ТӨР ИЗАФӘ КАЛЫБЫНДА ЯСАЛГАН КУШМА ҺӘМ ТЕЗМӘ СҮЗЛӘР
- Алар арасында семантик яктан да күпмедер дәрәҗәдә уртаклык бар. Ф. М. Хисамова . ТАТАР ТЕЛЕНДӘ I ҺӘМ II ТӨР ИЗАФӘ КАЛЫБЫНДА ЯСАЛГАН КУШМА ҺӘМ ТЕЗМӘ СҮЗЛӘР
- Тезмә сүзләр дә, сүзтезмәләр дә чынбарлык күренешләрен атыйлар, алар турында нинди дә булса төшенчә булдыруга хезмәт итәләр (зур таш — сүзтезмә; чуер таш — тезмә сүз). Ф. М. Хисамова . ТАТАР ТЕЛЕНДӘ I ҺӘМ II ТӨР ИЗАФӘ КАЛЫБЫНДА ЯСАЛГАН КУШМА ҺӘМ ТЕЗМӘ СҮЗЛӘР